Чирмешәндә референдум узды
Район халкы үзсалым җыю һәм аны куллану мәсьәләләре буенча референдумда куелган сорауга уңай җавап бирде.
-Унҗиде авыл җирлегендә дә референдум закон бозуларсыз үтте, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.
Референдумда катнашучыларның аеруча Лашман, Ивашкино, Туймәт, Ульяновка, Кармыш, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә актив булуларын билгеләп узарга кирәк. Ә...