Кайчан айныр бу бала?
Олы яшьләрдәге апа белән автовокзалда таныштык. Асия апа бик моңсу, керфекләре дә чыланган. Күренеп тора, эчендәгеләрен кем белән булса да уртаклашасы килә, минем сораганымны да көтмичә, ул сөйләп китте:
-Ирем дә эчте, әллә ул вакытта үзем яшьрәк булгангамы, түздем. Ә менә балаң эчеп өйдә тавыш куптарудан да яманы юк икән....