Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 28 февраль 2014 яңалыклары

    • 28 февраль 2014 - 11:20
      Бәркәтә мәктәбендә актлар залы да булачак
      Бәркәтә урта мәктәбендә төзүчеләр январь ахырында ук эшкә керешкән. Биредә 11 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт үткәреләчәк. -Осталар спорт залы стеналарын тигезләп буядылар, хәзер идән җәю эшенә керешәчәкләр,- ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. -Зал янәшәсендә санузел бүлмәсе дә ясадылар. Ремонт эшләре дәресләргә комачауламый. Коридор идәннәренә плитәләр җәеләчәк. Түшәм, стеналар...
      693
      0
      0
    • 28 февраль 2014 - 10:48
      Кайчан айныр бу бала?
      Олы яшьләрдәге апа белән автовокзалда таныштык. Асия апа бик моңсу, керфекләре дә чыланган. Күренеп тора, эчендәгеләрен кем белән булса да уртаклашасы килә, минем сораганымны да көтмичә, ул сөйләп китте: -Ирем дә эчте, әллә ул вакытта үзем яшьрәк булгангамы, түздем. Ә менә балаң эчеп өйдә тавыш куптарудан да яманы юк икән....
      501
      0
      0
    • 28 февраль 2014 - 09:50
      Чирмешән җитәкчесенең төп максаты - тормыш сыйфатын яхшырту
      Район Советының кырык алтынчы утырышында отчет доклады белән чыгыш ясап, район башлыгы Наил Зарипов районның социаль-икътисади хәлен тәфсилләп анализлады, шул ук вакытта булган проблемаларга да зур игътибар бирде. Шунысы хак, соңгы елда социаль-мәдәни өлкәдәге объектларны модернизацияләү, халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту, торак пунктларны төзекләндерү, урамнарны яктырту буенча күп эшләнде....
      928
      0
      0
    • 28 февраль 2014 - 06:41
      Кара Чишмә егете элиталы гаскәрләрдә хезмәт итә
      Кара Чишмәдә туып-үскән Илмир Гозәеров армиягә үзе теләп киткән. Бүген ул Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотында хезмәт итә. Аның абыйсы Илнур да солдатта булып кайткан. -Улым белән телефоннан даими сөйләшеп торабыз. Аның зарланганы юк, яхшы ашаталар, кыерсытмыйлар, ди. Илмир диңгез пехотасының десант-штурм ротасында хезмәт итә,-ди әнисе Шәфыйка. -Ә анда таләпләр...
      691
      0
      0
    • 28 февраль 2014 - 03:53
      Чирмешән көрәшчеләре Җәлил истәлегенә турнирда катнашты
      "Ватаным Татарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирында безнең район көрәшчеләре дә бил алышып, 51 команда арасында 20нче урынны яуладылар. Әлмәттә үткән әлеге зур ярышта 400дән күбрәк спортчы бил алышкан. Чирмешәннән исә төрле үлчәү категориясен ун кешелек команда (тренеры Марат Исхаков) катнашты. Командадан ике егетебез - Рөстәм Йосыпов...
      547
      0
      0
    Реклама