Компенсация акчасы чыгымнарны киметә
Быелның январь аеннан әти-әниләр балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен күбрәк түли башладылар. Тик чыгымнарның бер өлеше, компенсация рәвешендә, кире кайтарыла.
Билгеле, болар хакында ишеткәч, 2-3 баласы бакчага йөрүче гаиләләр генә түгел, бер балалы әти-әниләр дә сагаеп калды. Бер айга бер бала өчен генә дә 2000 сумнан артык түләп кара әле?!...