Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Атлы абзый юлда калдырмады

    "Изгелек эшлә дә суга сал - халык белер, халык белмәсә балык белер". Минем мәрхүмә әнием әлеге әйтемне еш телгә ала иде: үзем дә хәзер җиденче дистәне ваклыйм, яши-яши, әнием искә төшереп торган халык гыйбарәсенең хаклыгына инана гына барам. Узган гомеремдә башкалар тарафыннан үземә бик күп изгелекле эшләр, файдалы киңәшләр алдым....

    "Изгелек эшлә дә суга сал - халык белер, халык белмәсә балык белер". Минем мәрхүмә әнием әлеге әйтемне еш телгә ала иде: үзем дә хәзер җиденче дистәне ваклыйм, яши-яши, әнием искә төшереп торган халык гыйбарәсенең хаклыгына инана гына барам.

    Узган гомеремдә башкалар тарафыннан үземә бик күп изгелекле эшләр, файдалы киңәшләр алдым. Онытырга ярамаса да, аларның кайберләре инде хәтердән "сөртелә" төшә, ә менә Нәҗметдин абыйның кылган бер яхшылыгы аерым истә калган.
    1988-89нчы еллар. Гаиләбез ишле. Мине яңа эшкә - балалар бакчасына мөдир итеп билгеләделәр. Кызу вакыт: бакча әле оешып кына килә, кем әйтмешли, янып-көябез. Өстәвенә, шушы көннәрдә иремнең биле авырта башлады. Ул да булмады, хәерчегә җил каршы дигәндәй, тезмәбездә терлекләргә салам беткән (печән ул вакытта юк та юк инде). Маллар акыра, ир больницада. Кечкенә генә чана белән кырдагы кибәннән салам алып кайтыр идең - ярамый, колхоз идарәсеннән рөхсәт язуы кирәк. Ярый, анысын бирделәр. Хәзер азыкны ничек алып кайтырга? Техника да, ат та юк. Хәлне аңлатып, больницага иремә шалтыраттым. "Син беркемгә дә түгел, Нәҗметдин абыйга барып кара әле, язуны күрсәт, булышса ул булышыр",- диде ирем. Нәҗметдин абый ул вакытта терлекче булып эшли. Саламны сәнәк белән төяп, кырдан ташыган вакытлары. Аңа гозеремне җиткердем. Рәхмәт яугыры, Нәҗметдин абый берсүзсез бер ат олавы саламны ишегалдына бушатып та китте. Чәй дә эчеп тормады.
    Ул бер ат олавы күпмегә генә җиткәндер инде, белмим, тик бу вакыйгага 25-26 ел үтсә дә, иң кыен вакытта Нәҗметдин абыйның яхшылыгын гомер буе онытмыйм. Мин сиңа бүген дә рәхмәт укыйм, Нәҗметдин абый!
    Икенче бер вакыйга бала чагым хатирәсе. 1965нче елның гыйнвар ае. Лениногорск шәһәрендәге туганнарымнан кайтыш. Җизни тиешле кеше мине автобуска утыртып җибәрде. Чирмешәнгә кайтып төштек. Авылга кайтырга ни трактор, ни машина, ни ат юк. Нишләргә? Үзем кебек бер кыз белән Лашман авылы аша Югары Кәминкәгә кадәр тәпиләдек. Курку әлегә юк, икәү бит. Бераздан ул кыз (исемен дә хәтерләмим) ялгызы Түбән Кәминкәгә, ә мин Керкәле аша Кара Чишмәгә киттем.
    Караңгы төште, этләр дә өрә. Авылның утлары күренә күренүен, тик миңа байтак атлыйсы әле. Шул вакыт каршыга җигүле ат килеп чыкты. Мин куркудан елый-елый юлымны дәвам итәм, ашыйсы да килә. Кулда күчтәнәч төен бар, ләкин ул кешегә амәнәт - аңа тияргә ярамый.
    Атлы абзый, кире борылып, мине куып җитте. Кая кайтасымны, кем кызы икәнлегемне сорады һәм "Әйдә, утыр, акыллым!",- дип мине авылга кадәр илтеп куйды. Юлда әтиемне белүен, аның бик әйбәт кеше булуын да әйтте. Ул абыйның исемен дә сорамадым. Бәлки инде ул гүр ияседер дә. Ләкин аның мине юлда калдырмавына әле дә рәхмәт укыйм.
    Менә шушы ике вакыйга гомер буе күңел түрендә. Яхшылык, изгелек онытылмый.
    Рәсимә Хәйруллина.
    Туймәт авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: