Якты Тау суга “күмелде“
Бу авылда хәзер суны сайлап кына эчәләр. Кирәк икән - кранны ачасың, кирәксә - чишмәгә төш. Кайберәүләрнең коеларыннан да килә чиста су.
Якты Тау суга күмелде, дию артык түгел. Быел монда яңа су линиясе сузганнар, күпчелек халык аны өйләренә кадәр керткән. Су кухняга кадәр килгәч тагын да рәхәт шул, авылда...