Тарихи валыбыз - музей булачак
Чирмешән крепостенда - тарихи валда быелга планлаштырылган эш төгәлләнде. Биредә грант шартларында бирелгән 500 мең сумга төзүчеләр байтак эш башкарганнар.
Ачык һавадагы музейга керү өчен зур имән капкалар урнаштырылып, койма ясалган, ә "Юбилейный" боз сараеннан капкага кадәр керү юлына брусчатка түшәлгән. Капка кырыенда каравылчы будкасы каршы ала. Монда ике пушка...