Яңа Элмәле авылы уртасыннан Сөлчә елгасы ага. Шушы 300 метр озынлыктагы чокыр артында яшәүчеләр инде ничә еллар юлсызлыктан интегә.
Язгы, көзге пычракларда моннан техника белән дә, җәяү дә узып булмый. Ә бит балаларга укырга, олыларга һәм инвалидларга һичюгы, кибеткә ипи, азык-төлек алырга барырга кирәк. Андый-мондый хәл булса, бирегә янгын сүндерүчеләр...