Наил Зарипов аңлашып эшләргә өнди
Район җитәкчесе Наил Зарипов узган атнада оештырылган ярминкәдә булып, мондагы тәртипсезлеккә гаҗәпләнгән. Ит сатучыларның итләрен җиргә диярлек, полиэтиленга, пычрак раскладушка өстенә куеп сәүдә итүләре бернинди санитар нормаларга туры килми.
"Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда ризыкларны, әлеге очракта -итне болай сату булмаска тиеш.
Наил Зарипов бу эш өчен җаваплы җитәкчеләрне, андагы...