Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 17 май 2013 яңалыклары

    • 17 май 2013 - 08:58
      Мөзәянә Сабирова: “Эреләнмә әле, дускай, червонец та ваклана”
      Тәккәббер, үзен әлләкемгә куйган кешеләргә Мөзәянә әби шулай ди. Үткен телле, сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел ул. Шигырь юлларына салынган гыйбарәләре моңардан кала да күп "тракторчы Мөзәянә"нең. Аңа бүген 95 яшь тулган. Октябрь революциясеннән соң бер ел үткәч, 1918нче елда дөньяга килгән Мөзәянә - Лашман авылының Хәниф мулла кызы....
    • 17 май 2013 - 04:50
      Җиңүчеләр – Яр Чаллыга бара
      Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 40 ел тулу уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч" слетында Чирмешән кадет-интернат мәктәбе командасы җиңүче булды. Алар 21-25 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк яшь инспекторлар слетында катнашачак. - Бу уен бер яктан мавыктыргыч һәм кызыклы булса, икенче яктан яшь инспекторлар тормыш өчен бик күпфайдалы...
    • 17 май 2013 - 04:45
      Шома бастылар
      Район мәдәният йортының "Умырзая" ансамбле Казанда үткән "Шома бас!" та җиңүчеләрнең берсе. Республикакүләм хореография һәм фольклор коллективларының шул исемдәге смотр-конкурсының гала-концертында ансамбль икенче дәрәҗә Дипломга һәм санлы фотоаппарат алу сертификатына лаек булды.