Май бәйрәме ялларында бакчада эшләп арыган халык ярминкәдә кеше күреп, һава сулап, ял итеп кайтты.
Чирмешәндә, "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда 4 май көнне оештырылган ярминкәдә сыер һәм дуңгыз ите, яшелчәләр, кондитер эшләнмәләре, кием-салым, җир эшкәртү техникасы, обойлар һәм буяулар да саттылар. Бозаулар һәм дуңгыз балалары, тавыклар, чалгы, көрәк саплыклар, чәчәк һәм...