Район үзәгендә узган ярминкәдә мал да, бал да саттылар. Симертергә бозауларны алучылар да табылды.
"Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда бу юлы да җылы киемнәр, савыт-саба, келәмнәр, урын-җир әйберләре, ит, көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр. Бөртек, фураж сатучылар булмады.
Салкын һава куркыттымы, ярминкәдә халык азрак иде.