Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 13 март 2012 яңалыклары

    • 13 март 2012 - 11:22
      “М7” автоюлында автобуслар хәрәкәте чикләнә
      Һава шартлары начараю сәбәпле, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе "М7" - Мәскәү - Уфа трассасының Казаннан Яр Чаллыга кадәр өлешендә автобуслар йөрүгә вакытылча чикләү кертелү турында хәбәр итә. Дәүләт автоинспекциясе идарәсе автомобильчеләрнең юлга чыгулардан, бигрәк тә шәһәрдән читкә чыгып китүләрдән тыелып торуларын үтенеп сорый. Юлларда каты буран, күз күреме бик...
    • 13 март 2012 - 07:33
      Җитәкчеләр көч сынашты
      Физкультура - савыктыру комплексында үткән "Җитәкчеләр спартакиадасы"нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән ике дистәгә якын җитәкче катнашты. 6 спорт төре буенча көч сынашканнан соң, иң күп балл җыеп, ир - егетләр арасында "Чирмешәнагрохимсервис" ҖЧҖ директоры Илшат Гозәеров, ә хатын - кызлардан физкультура - савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева җиңүче булдылар....
    • 13 март 2012 - 07:25
      Илмир – Чирмешәннең мини – мистеры
      Илмир Мөхәммәтшин (Чирмешән) район мәдәният йортында үткән "Чирмешән районының мини - мистеры" бәйгесенең җиңүчесе булды. Яшь малайлар арасында мондый бәйге районда тәүге тапкыр оештырылды. Бу көнне 6, 7, 8 яшьлек малайлар, барысы тугызау, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, тамашачыларга да кызыклы тамаша бүләк иттеләр. Дөрестән дә, сабыйларның сәхнәдә үз - үзләрен...
    • 13 март 2012 - 06:23
      Мөмкин булганча, булышачак
      Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел инде икенче тапкыр Чирмешән районындагы сайлаучылары белән очрашты. Чираттагы кабул итүгә 14 кеше килгән иде. Депутатыбыз һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлап, киңәшләрен бирде, кайберәүләргә материаль ярдәм дә күрсәтергә ышандырды, ә инде мөмкин булмаган эшкә һәм ярдәмгә өметләндермәде. Ивашкино авылының балалар бакчасына "Нурлатнефть"...