20 июль 2012 яңалыклары
-
Халык барысын да белергә тиеш
Республиканың социаль-мониторинг комитеты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 81 проценты коррупцияне ришвәтчелек дип саный. Бу золым иң элек медицина, мәгариф тармакларында, хокук саклау органнарында киңрәк җәелгәнлеген белдерәләр. Коррупцияне ничек җиңәргә, бу өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгать контролен һәм коррупциягә каршы эшне ничек нәтиҗәле оештырырга? Үткән атнада Алексеевск, Әлки,...
-
“Укырбыз да, кайтырбыз...”
Иске Кади егетләре һәм кызларының күбесе, кайдадыр белгечлек алгач, туган авылларына эшкә кайтырга риза. Шушы көннәрдә булган очрашуда алар шулай дип белдерделәр. Авыл кафесында, "БАРС" кибете ярдәме белән оештырылган кичәгә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов та килде. Яшьләрнең "кылларын тартып карау" аларның туган авылларына, әти-әниләре нигезенә, хезмәткә,тормышка мөнәсәбәтләрен ачыкларга да...
-
Иң мөһиме – халык иминлеге
Татарстан Республикасында, террорчылыкка каршы чараларны тикшерү максатында, кабат өйрәнүләр үткәрелә. "Казандагы соңгы вакыйгалар, Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм - террорчылыкның бездә дә булырга мөмкинлеген күрсәтүче бер факт,- диде шушы көннәрдә узган террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Шуңа да әлеге өйрәнүләргә бик җитди карарга кирәк....
-
Сездән – сорау, бездән – җавап
Узган атнада Казаннан килгән белгечләр, төрле министрлыклар һәм ведомстволар юристлары Иске Кадида һәм Чирмешәндә гражданнарны кабул иттеләр. Райондашларыбыз аларга барлыгы 86 сорау биргән. Аеруча Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләренә эш күп булган. Мәгариф министрлыгы, Пенсия фонды идарәсе юристларына да байтак халык мөрәҗәгать иткән. Нигездә,...