20 февраль 2015 яңалыклары
-
Иске Элмәле храмына чаңнар куела
Тиздән Иске Элмәле халкын яңа Архангел Михаил храмына гыйбадәткә чаң тавышы чакырачак. Храмда дистәләгән кеше катнашында җиде чаңны, иконаларны, руханилар киемен изгеләндерү үткәрелде. Озакламый чаңнарны өскә күтәрәчәкләр. Район благочинные Александр Филимонов һәм авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров, чиркәү настоятеле Сергий атакайга уңышлар теләделәр. Марат Гомәров фотосы.
-
Туймәтлеләр Габбас Гыйматдиновны исләреннән чыгармыйлар
Туймәт авылында туып үскән, озак еллар Октябрь (Нурлат) районының беренче секретаре булып эшләгән Габбас Гыйматдиновка, исән булса, 8 февральдә 90 яшь тулган булыр иде. Республикага танылган җитәкченең юбилееен Нурлатта аеруча зурлап билгеләп үттеләр. Бу чарада туймәтлеләр дә катнашты. Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов күршеләргә Габбас Кыям улы турында истәлекләр...
-
Чирмешән малайлары чит өлкәләргә чыга
Боз сараенда шөгыльләнүче 10-11 яшьлек малайлар Ватан сакчылары көне уңаеннан Тольятти шәһәрендә узган хоккей турнирында өченче урын яулап кайтты. "Корыч ябалаклар"ның көндәшләре - Тольяттидан -ике, Нурлаттан һәм Кузнецк (Пенза өлкәсе) шәһәрләреннән берәр команда булган. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Кадида механизаторлар чәчкечләр ремонтлый
Иске Кадидагы "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркында эштән бушаган барча механизатор чәчкеч, культиватор ремонтына ябырылган. Аларга дүрт меңләп тырма тешен дә очлап, кулдан уздырырга кирәк. Тырмалар паркның бер бинасындагы "конвеер"га керә. Анда аларны болтына кадәр чишендереп, тешләрен Әнәс Ябинов кызу утта очлаганнан соң, янә җыялар. Махсус бригада 200...