19 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән пайчылары акча көтә
Бөгелмә районының "Репродукт" җәмгыяте Туймәт, Лашман, Яңа Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендәге арендадагы пай җирләренә, 2015нче ел өчен якын көннәрдә акча күчерәчәк. Алар бу җирлекләрдә бөртекле культуралар игә. Бер гектар җиргә 500 сумнан исәп-хисап ясала. Һәр авыл җирлегендә аларның ышанычлы кешеләре бар, бу акчаларны пайчыларга алар тапшырачак. Ә җир өчен...
-
Чирмешән районыннан боксчы кыз медаль яулаган
Ольга бокс буенча беренче урында Ивашкино кызы Ольга Андреева бокс буенча ярышларда үз авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган. Алабугада район башлыгы призларына бокс буенча турнир инде ундүртенче тапкыр үткәрелә. Быел анда безнең район командасы да катнашкан. Ольга кызлар арасында призлы урын яуласа, Роман Степченко - өченче баскычта. Директорлар футболны...
-
Мәктәп линейкасы барган вакытта укучы үлгән
Фаҗига Яшел Үзән районының Норлат авылында булган. Мәктәп линейкасы барган вакытта 14 яшьлек укучы бала аңын югалтып егыла. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре һәм мәктәп фельдшеры булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, укучының гомерен саклап кала алмыйлар. Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан судмедэкспертиза үткәрү билгеләнгән. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләрен ачыклау...
-
Чирмешәнгә үзәк котельныйлар кирәк булмаячак
Чирмешәндә күпфатирлы ике катлы йортларның барысын да ике контурлы казаннар ягып җылыналар. Алар автоном режимда эшли, котельныйларга тоташмаган. Ике контурлы казаннар куйдырган чирмешәнлеләр, нигездә, кәнагать. Иң яхшысы, казаннарны кирәк вакытта кабызасың, сүндерәсең, теләсә кайчан су җылыта аласың, кулланган газ һәм су өчен генә акча түлисең. Уңайлы бит. Мондый казаннарны хезмәтләндерү,...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Җәяүле, игътибарлы бул! 10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр район ЮХИДИ бүлеге "Җәяүле юлы" дигән профилактик операция үткәрә. Әлеге чараның төп максаты - җәяүлеләр белән бәйле имгәнүләрне киметү. Әлеге чара кысаларында торак пунктларда җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмауга, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә ут кайтаргыч элементлар булмауга, җәяүленең тиешсез урында юлны...