19 август 2022 яңалыклары
-
Бәркәтәдә иске йортларны яңа хуҗалар ала
Быел Бәркәтә авылындагы буш өйләрнең өчесенә хуҗа табылган.
-
Татарстанда бер хатынга сыер һөҗүм иткәннән соң, ике литр кан суыртканнар
Мамадыш хастаханәсенә эче бик каты авыртудан зарланган хатын-кызны китергәннәр. Пациентканың корсагында бик зур гематомасы булуы ачыкланган.
-
Чирмешәндә юл яңарталар
Район үзәгенең Техническая урамында юлчылар эшли. Монда 800 метр якын арадагы юлга капиталь ремонт ясала.
-
Иске Кадида таган ясаганнар
Иске Кади авылының Яңа урамында зур таган барлыкка килгән.
-
Чирмешәнлеләргә яңа һөнәр үзләштерергә булышалар
Бүген районда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, тракторчылар, шулай ук агрономнар, ветеринария табиблары һәм инженерлар. Эшче һөнәрләргә дә ихтыяҗ зур.
-
Киләсе ялларга һава торышын фаразладылар
Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр эсселек көтелә. Явым-төшем юк.
-
Чирмешән районындагы бер авыл өенә угрылар кергән
Якты Тау авылындагы йорттан телевизор, кесә телефоны, кул сәгате “аякланган”.
-
Йорт эшләре һәм балалар тәрбияләү белән генә шөгыльләнүчеләр дәүләттән акча алачак
Җан башына туры килә торган керем күләме төбәктә эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә пособие билгеләнәчәк.