19 апрель 2017 яңалыклары
-
Фидан Гафаров хатын-кыз ролен башкарып, Казан тамашачысын шаккатырды
Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры Камал театрында тугыз спектакль тәкъдим итте. Коллектив төрле жанрдагы спектакльләр алып килгән. Үзләренең тарихи шәхесләре турындагы "Каһым түрә" драмасын режиссер Олег Ханов сәхнәләштергән. Каһым Мырзашев турында башкорт халкы бүген дә онытмый. Халык аның турында "Каһым түрә" дигән җыр да чыгарган. Әсәр үз милләтеңнең...
-
Чирмешәндә "Туган як" татар җыры чувашларда да популяр
Чирмешәндә инде тугызынчы ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм!" исемле бәйге үткәрелде. Сиксәнләп укучы катнашкан бу чараның быелгысы Экология елына багышланган иде. Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә туган як, табигать, чишмәләр һәм урманнар турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, килештереп биеделәр дә. Рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балаларының монда бары тик татарча...
-
Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ-2нче өлеше)
-
Чирмешәндә полиция ветераннары бәйрәм итте
Шушы көннәрдә районның полиция хезмәткәрләре үзәк ашханәгә чакырып, үзләренең ветераннарын хөрмәтләделәр. 2011нче елдан бирле Россиянең Эчке эшләр министры карары белән әлеге дата шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар көне буларак билгеләп үтелә. Шулай да чирмешәнлеләр бу бәйрәмне беренче тапкыр шулай зурлап, бергә җыелышып, чәй табыннары артында үткәрделәр. Полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы...
-
Чирмешәнлеләр Казанда очраша
Бу атна азагында, 23 апрель көнне республикабыз башкаласында яшәүче чирмешәнлеләр чираттагы очрашуга җыелачак. Галиәскар Камал исемендәге театрда узачак бу зур, тансык чарага районнан да делегация барачак.
-
Чирмешән район кешесе өч ел машинада таныксызлык йөргән
Кызыл Чишмәдә яшәүче 1954нче елгы якташыбыз беренче тапкыр 2014нче елны исерек килеш руль артында тоткарлана һәм нәтиҗәдә ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әмма ул моннан сабак алмаган. Таныксызлык калса да, машинада йөрүен дәвам итә. Бер ел да узмый якташыбыз исерек килеш аварияә эләгә. Бу юлы аны инде җинаять...
-
Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ-1нче өлеше)