18 июнь 2024 яңалыклары
-
Түбән Чегодай мәчетендә җәйгә мәдрәсә ачмакчылар
Түбән Чегодай авылы мәчетендә дә мәдрәсә өчен бүлмә булачак. Үткән ел моның өчен төп бинага 9,5 метрга 5,5 метрлы янкорма ясалды. Хәзер анда эчке эшләр бара.
-
Чирмешән хәрбие “Мага” отпускадан зур чәк-чәк алып китә
Чирмешәннән Руслан Магдановның хәрби операция зонасындагы иптәшләре аның “большой чак-чак” алып килүен көтәләр. Егетләр шушы татар бавырсагын бик ошатканнар икән.
-
Чирмешән районы мәктәпләренең дүртенчесендә ашханә ремонтлана
Яңа уку елыннан Әккәрәй мәктәбенең дә азык-төлек блогында аш әзерләү шартлары яхшырачак. Биредә республика программасы буенча капиталь ремонт бара.
-
Якташыбыз хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә сигез тапкыр гуманитар ярдәм илткән
“Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә сигез тапкыр гуманитар ярдәм илткән. Сабан туйлары узгач, ул кабат зур сәфәргә кузгалырга җыена.
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылырга өлгерегез
Газетаны ташламалы бәядән 2024 елның 10 июненнән 20 июньгә кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
-
Татарстанда бераз суытачак
Бу атнада Татарстанда температура әкренләп төшәчәк. Бу ТР Гидрометүзәге тараткан фараздан килә.