Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Биш тиенгә кино караган чаклар бар иде

    Бүген күпчелек өйдә йомшак диванга кырын ятып телевизордан фильмнар карарга ярата. Ә бит элек киноларны клубларда шыгрым тулы залларда хисләнеп, башка авылдашларның да кичерешләрен тоеп, зур экранда карый идек. Иң беренче киноларны- тавышсыз һәм аклы - каралы төстәгеләрне мин бала чагымда карадым. 1954нче елны авылга "Таһир - Зөһрә" исемле кино...

    Бүген күпчелек өйдә йомшак диванга кырын ятып телевизордан фильмнар карарга ярата. Ә бит элек киноларны клубларда шыгрым тулы залларда хисләнеп, башка авылдашларның да кичерешләрен тоеп, зур экранда карый идек.

    Иң беренче киноларны- тавышсыз һәм аклы - каралы төстәгеләрне мин бала чагымда карадым. 1954нче елны авылга "Таһир - Зөһрә" исемле кино алып килделәр. Аны карарга авылның бөтен хатын - кызы җыелды. Ир-атларга урын калмады. Аларның ачулары килә бит. Шунда киномеханик мәчет бинасыннан (элек клуб шунда урнашкан иде) аппаратларын күтәреп алып чыкты да, экранны, ул инде ак җәймә булгандыр, бер коймага урнаштырды. Шулай бөтен авыл белән урамда кино караган истә. Әле ул, тавышлы беренче кино алып кайтулары үзе бер кызык иде. Кайберәүләр ишеткәннәренә ышанмыйча, экран артында берәрсе сөйләп утыра, диештеләр.
    Мин армиядә дә киномеханик вазыйфаларын башкардым. Бу һөнәргә солдатка киткәнче өйрәнгән идем. Шунда беренче тапкыр төсле кино карадык. Ул "Матрос с "Кометы" дип аталды. "Карнавальная ночь" киносын да армиядә чакта күрсәттеләр.
    Армиядән соң мин өч елга чирәм җирләрне үзләштерергә киттем. Аннан авылга әйләнеп кайткач, 1966нчы елны авыл клубына киномеханик булып эшкә урнаштым. Ул елларны авылда көн саен диярлек фильмнар күрсәтелде. Халык бик күп йөри иде. Һәр киноны түземсезлек белән көтеп алалар. Ә аны Чирмешәннән Шенталага ягулыкка баручы трактор белән алып кайталар. Нинди кино кайтуын, бөтен авылга белгертеп куям. Әзер афишалар да , кулдан язып та халык күп өйри торган урыннарда элеп куя идем. Шулай салкын кышның бер көнендә "Свадьба в Малиновке" дигән кино кайтырга иде. Клубта басып торырга урын калмады. Ә трактор юк та, юк. Халык көтә көтә арып, таралыштылар. Төнге 12нче яртыда трактор кайтып җитте бит. Киноны икенче көнне башка авылга җибәрергә икән. Радиоузелга кердем дә, игълан ясадым. Төн уртасы булуына карамастан, залда бер буш урын калмады. Халык Сабантуйга агылган кебек агылды.
    Ә авылкүләм вакыйга ул, әлбәттә инде, ике серияле һинд киносы кайтканда. Аны карарга гаиләләр белән килделәр. Күпләр күз яшьләренә төелеп үк карый бит әле аны.
    Гаҗәп кызыклы кинолар карый идек заманасында. Һинд кинолары гына түгел, Египет, Китай фильмнары да кайта иде. Үзебезнең илдә җитештергәннәре дә күп булды. Сугыш турындагы киноларны да яраталар иде авылдашлар. Һәр көнне диярлек килеп: "Бүген нинди кино күрсәтәсең?",- дип сорыйлар иде. Мин бит радиоузелда да эшләдем. Яхшы кино кайтса, Әлфия Абзалованың "Ял итәргә килегез" дигән җырын кабыза идем. Аның "серен", энең нәрсә дә икәнен инде бөтен авыл белә иде.
    Гомумән, безнең Бәркәтә халкы кино карарга яратты. Балалар өчен дә атнага ике тапкыр кино күрсәтә идек. Билетның бәясе 20, ә балалар өчен 5 тиен иде.
    Мин 40 ел авылдашларыма кино күрсәттем, эшемне бик яратып башкардым. Эшләгәнне күрә, бәяли дә белделәр.
    Гайсә Миргалимов,
    республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре.
    Бәркәтә авылы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: