18 март 2015 яңалыклары
-
Чирмешәнгә Татарстан мөфтие бүләкләр алып килде (+ФОТО)
Соңгы елларда республикадагы кайбер авыл мәчетләренең ишекләренә йозак эленгән: халыкны ияртердәй имамнары юк икән. Олыгайган бабайларыбызны алмаштыра алырлык руханилар әзерләүне җанландыру зарур. Бүген Чирмешәнгә килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре районыбыз руханиларына шундый бурычлар да җиткерделәр. Республика мөселманнары башлыгы бездәге эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин...
-
Чирмешән хоккейчылары – республика финалында
Алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең финал уенында безнең ир-егетләр Казанның "Факел" командасы белән беренче-икенче урыннар өчен ярышачак. Бу - плей-офф уеннары кысаларында Чирмешән командасы Әлмәтнең "СКС" уенчыларын ике тапкыр 5:2 исәбе белән отканнан соң билгеле булды. "Факел" белән беренче очрашу 28 март көнне Казанга узарга тиеш. Чемпион булу өчен көндәшләрнең...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына иң күп яздыручы хат ташучыны бүләк көтә
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына язылуны-яздыруны иң яхшы оештыручы элемтә бүлекчәсен һәм хат ташучыны редакция бүләкләре көтә. Елның икенче яртысында алдыру өчен, район газетасына 1600 заказ карточкасы тутырылды да. Исегезгә төшерәбез: әлегә газетага үткән яртыеллыктагы, льготалы бәядән язылырга мөмкин. Апрельдә, газета кәгазе кыйммәтләнү сәбәпле, матбугат басмаларына язылу өчен күбрәк түләргә...
-
Әккәрәй егете Украина чигеннән ялга кайткан
Әккәрәй егете Алексей Герасимов туган ягына чираттагы ялга кайткан. Якташыбыз Краснодар краеның Темрюк шәһәрендә Кара диңгез флотында диңгез пехотасында хезмәт итә. Алексей Дмитриевич 2013 елның сентябрендә килешү төзеп хәрби хезмәткә китә. Инде елъярым БТР төзәүчесе (наводчик) булып хезмәт иткән кече сержант хезмәтеннән бик канәгать. -Хәрби хезмәттән куркырга кирәкми, анда тәртип,...
-
Чирмешәннән хоккейчы кыз - иң оста һөҗүмче
"Алтын алка" клубының республика уеннары финалында безнең 15-17 яшьлек хоккейчы кызларыбыз Татарстанның район үзәкләреннән һәм шәһәрләреннән килгән унбер команда арасында икенче урын яулады. Чирмешәннең Боз сараенда ике көн барган әлеге уеннарның җиңүчесе - Актанышның "Лачын" командасы. Безнең "Корыч ябалаклар" уенчысы Гүзәл Гатина бәйгенең иң яхшы һөҗүмчесе буларак танылган. Автор фотосы.