18 март 2014 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләргә чират җитте
"Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" район фестиваленең икенче туры концертлары Иске Элмәле һәм Югары Кәминкә авыл мәдәният йортларында узды. -Иске Элмәледә барлыгы 45 концерт номеры карадык. Гала-концертка 18 номер сайлап алынды,- ди оештыру комитеты рәисе урынбасары Рәмзия Гайниева. Югары Кәминкәдә тәкъдим ителгән 80 номерның 30сы йомгаклау концертына сайлап...
-
Кади егетләрен телевизордан күрсәтәчәкләр
Иске Кади мәктәбенең "Шәп егетләр" вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлинә Вәгыйзова) һәм 4 класс укучысы Айназ Камалов "Җырлы-моңлы балачак" телевизион конкурсында катнашып, икенче турга узганнар. Апрель аенда аларны Казанга, телевизион тапшыруда катнашырга чакырганнар. Соңрак якташларыбызның чыгышын "ТНВ - Яңа гасыр" каналыннан без дә күрә алачакбыз. -Форсаттан файдаланып, безгә даими ярдәм күрсәтеп...
-
“Ашыгыч ярдәм“дә тәвәккәлләр эшли
Мин бала чактан ук ак халатлы медицина әһелләренең хезмәтенә кызыгып, үзләренә зур хөрмәт белән карадым. Хәзер, олы яшьтә булгач, йомышым төшеп, аларга еш мөрәҗәгать итәм. Бер көн шулай укол ясатырга ашыгыч ярдәм бүлегенә керергә туры килде. Үз чиратымны көткән арада монда эшләүче кызларның - Римма Андреева һәм Надежда Кузинаның тәвәккәллекләренә,...
-
“Туймәт“тә орлык та, механизаторлар да юк
Язгы эшләргә бер айдан да азрак вакыт калып бара. Тик кайбер хуҗалыклар чәчүгә бер яктан да әзер түгел. "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә чәчүлек җирләр 3200 гектар тирәсе. Әлегә 650 гектарда игеләчәк арпа орлыгы гына бар. 425 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Туймәт кырларында тагын, орлык табыштыра алсалар, бодай, солы, чөгендер, рапс, суданка,...