18 февраль 2015 яңалыклары
-
Масленица башланды
Дүшәмбе көнне, 16 февральдә славяннарның борынгы бәйрәме Масленица башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк. Бу көннәрдә бәйрәм табыннары көйләнәчәк, өстәлнең төп сые - коймак булачак. Бер атнадан соң Пасха бәйрәменә кадәр пост тоту башлана. Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Чирмешән районы җитәкчесе призын кем алыр?
Район башлыгы призына авыл җирлекләре, район үзәге оешмалары командалары катнашында волейбол ярышларының ярымфинал уеннары башланды. Алар бик кызу булыр сыман. Ир-егетләр арасында финал уеннарына чыгу өчен 8 команда тагын ике көн бил алышырга тиеш. Волейболчылар ике төркемгә бүленеп, район мәдәният йорты һәм лицей спорт залларында көч сынашачак. Тәүге уеннар бүген,...
-
Чирмешән районы җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр
Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, хезмәт ветераны Вәгыйз Гаяз улы Миргалимов, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалы "Чирмешән" юл төзү һәм ремонтлау участогы начальнигы, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның Чирмешән районы советы рәисе Наил Мингалим улы Котбиев Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр....
-
Иске Үтәмеш юбилярын район җитәкчесе тәбрикләде
Бу көннәрдә Иске Үтәмештә Мифтахетдиновлар йорты гөрләп торды. Зөлхиҗә әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да юбилярны өенә барып тәбрик итте, бүләк тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде. Зөлхиҗә әби, тормыш юлында авырлыкларны күп күрсә дә, зарланырга яратмый, бүген балалары...
-
Чирмешән үзешчәннәре сәхнәдә ярыша
Район мәдәният йортында "Ул көннәрнең даны мәңгелек" үзешчәннәр фестивале кысаларында узган соңгы концертта тамаша залында утырырга урын юк иде. Ике сәгатькә барган концертны басып караучылар да күп булды. Бу көнне сәхнәгә район үзәк больницасы, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре һәм Чирмешән лицее коллективлары чыкты, барлыгы 17 номер тәкъдим иттеләр. Чыгыш ясаучылар иҗат...
-
Чирмешәнгә Изге Пантелеймон иконасын алып килделәр
Чирмешәннең Рождество Христово храмында газаплар чигүче, савыктыручы Изге Пантелеймон иконасын, мощьларын һәм скуфьясын (руханиның баш киеме) күрә алу чирмешәнлеләр өчен сөенечле хәл булды. Храмга көнозын кеше агылды. Монда районның башка авылларыннан да кеше күп килде. Храмда ул көнне службалар барды. Теләгән кеше иконага, мощьларга башырып (прикладывался), үзенә, якыннарына саулык сорый...