17 март 2014 яңалыклары
-
Чумачка мәчете быел ачылачак
Быел дин йортын гаетләрнең берсендә ачмакчылар. Авыл картлары һәм имам-хатыйп Мәүлет Нуруллин шундый ният белән йөриләр. Әлегә кадәр Чумачкада беркайчан да мәчет булмаган, үткән елда гына мәктәп бинасының бер бүлмәсен җиһазлап, картлар шунда намазга йөри, авыл өстендә азан тавышы ишетелә башлаган. Шул ук вакытта авылда иман йорты төзү эшенә дә...
-
Әккәрәйдә блок-модульле ФАП төзеләчәк
Быел бу авылда яңа фельдшер - акушерлык пункты төзеләчәк. Блок-модульле ФАП куелачак урынны көздән үк чистартып, әзерләп калдырганнар. -Иске фельдшер - акушерлык пунктыннан да кеше өзелми, - ди авыл фельдшеры Валентина Борисова. - Гадәти көннәрдә 15-16 кеше мөрәҗәгать итә, бүгенге көндә 25 кеше уколга йөри. Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясе баш...
-
Лашман мәктәбе укучылары балалар бакчасында чыгыш ясадылар
Мәктәп каршында эшләп килүче «Ләззәт" һәм "Шатлык нуры" вокал төркемнәре (җитәкчеләре Галия Динмөхәммәтова), "Энҗе бөртекләре" һәм "Дуслык" хореография коллективлары (Гүзәл Шакирова) Лашман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә концерт тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең декоратив - гамәли сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче апа-абыйларының эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмәне дә сабыйлар бик кызыксынып карадылар. Ахырдан барысы бергә җыелып...
-
Чирмешәндә ветеран Чупахинны кадетлар да котлады
Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахинга 89 яшь тулды. Шул уңайдан аны кадетлар да котлады. -1943нче елның 7 январенда Чирмешән авыл җирлегеннән фронтка 56 кешене озаттылар, -ди Александр Васильевич. -Төгәл хәтерләмим, сугыштан шул чакырылыштан 10-15 кеше генә кайттык бугай. Бүген алардан бер мин генә исәннәр арасында йөрим. Александр...