15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иске Котыш белән Чумачкада салкынлык 35 градуска ук җитте
Бүген иртән районыбызның Иске Котыш, Чумачка авылларында термометрлар минус 35не күрсәткән. Гадәттә, бу торак пунктларда, башкалар белән чагыштырганда, күпкә салкынрак була. -Йортыбыз елга буендарак, түбәнлектә урнашкан, бездә иртән -35 иде. Өстәге урамнарда 28 булган. Бер авылда менә шундый аерма, - дип хәбәр итте Иске Котыштан Екатерина Кшуманева. Чумачкадан Тәслия апа...
-
Чирмешәндә үзәк чыршыны 23 декабрьдә кабызачаклар
Быел Чирмешәндә үзәк чыршыны 23 декабрьдә кабызалар. Җирле артистларыбыз катнашындагы театральләштерелгән тамаша кичке сәгать 5тә башлана. Үзәк чыршы район Советы бинасы каршындагы мәйданда бизәлде.
-
Чирмешән районына солдатлар кайта
Районда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды, ә үткән көздә армиягә киткән егетләребез туган якларга кайта. Лашманнан Динар һәм Дания Закировалар, Әмирдән Әкъдәс һәм Флера Җиһаншиннар, Чирмешәннән Рәшит һәм Рәйсә Илалтдиновлар гаиләләре дә солдат уллары белән күрештеләр. Илнур Закиров бик еракта, Приморск краенда Япон диңгезе буенда хезмәт иткән. Ул яр буе...