15 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әтием ирем булды (булган хәл)
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә - икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә...
-
Чирмешән районында техникалар тикшерелә
Райондагы юридик затларда 158 трактор һәм махсус техника исәпләнә, физик затларда андый техникалар 481 данә теркәлгән. Юридик затларда - 46, физик затларда 17 комбайн бар. Гостехнадзорның район бүлекчәсеннән белешүебезчә, инженер-инспектор Илнур Сәлахов әйтүенчә, октябрь ахырында "БИО-Агро"ның быел алынган 10 берәмлек яңа Jоhn Deere 833R тракторларына (нефтьчеләрнең элеккеге җитештерү базасында сакланалар)...
-
Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы башкаларга үрнәк күрсәтә
Районның авыл җирлекләре башлыклары бер-берсеннән эшкә өйрәнә, шушы көннәрдә, әйтик, Керкәлегә барып, авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗевларның мал асрау тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар. Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Минвәли улы Гыйләҗев башкаларга үзе үрнәк күрсәтә - күп итеп мал тота. Сөйләү, үгетләү - бер, ә менә кулыңа үзең сәнәк-көрәк тоту...
-
ДЕПРЕССИЯГӘ "ЮК" ДИБЕЗ!
Көз җиткәч болытлы көннәр күбәя. Шуның аркасында без еш кына җылылык һәм яктылык җитмәүне сизәбез. Мондый вакытта ярдәмгә сары төс килә! Барыбызга да мәгълүм, болытлы көнне җанга да рәхәт түгел. Еш кына күңелне ямансу уйлар баса. Әнә шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк. Ә моның өчен иң беренче,...
-
Чирмешәндә җәяүлеләргә игътибар арта
13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр юлларда җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр санын киметү максатында "Җәяүлеләр чыгу юлы" ("Пешеходный переход") дип аталган профилактик чара уза. Чирмешән полициясе ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, бу чорда инспекторлар тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләрне, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне актив ачыклый. Автомобиль юлларында...
-
Иске Үтәмеш ансамбле Диплом белән бүләкләнгән
Эшче яшьләрнең "Наше время-Безнең заман" ачык телевизион республика фестиваленең Әлмәттә узган зона этабында Иске Үтәмеш мәдәният йортының "Дуслык" хореография коллективы гала концертта чыгыш ясаган һәм "Иҗади эзләнү өчен" Диплом белән бүләкләнгән. Зилә Вафина фотосы Безнең сайтта укыгыз: Вак акча кире әйләнешкә кайта
-
Чирмешән полиция хезмәткәрләренә-бүләкләр
Чирмешән полиция бүлекчәсендә иң яхшы хезмәткәргә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан районда узган тантанада беренче тапкыр әлеге бүләкне, җинаятьчелек белән көрәшү эшенә зур өлеш керткәне һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы...
-
Чирмешәндә “Ромашка” балалар бакчасының үз логопеды бар
Капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасы эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Төзекләндерелгән бинада эшли башлауларына инде сигез ай вакыт узган. -Бакчабыз матурланып кына калмады, уңайлыклары да артты. Беренче каттагы барлык бүлмәләрдә дә җылытылган идәннәр, краннарыбыздан җылы су ага, ремонтка кадәр суны үзебез җылыта идек, - ди бакча мөдире...
-
Керкәледә булачак йортларга нигез коралар
Бу авылда, мәктәп белән олы юл арасындагы урында, арендага торак йортлар төзи башладылар. Әлегә дүрт йортның нигезен ясыйлар. Аларның стеналарын да быел ук күтәреп, түбәле итмәкчеләр. Тулаем монда арендага 15 йорт салынырга тиеш. Республика программасы буенча сафка басачак бу йортлар-коттеджлар "Ильхан" җәмгыятендә һәм башка тармакларда хезмәт куючыларга бирелергә тиеш. Сүз...