15 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Киндераш җыйган өчен – өч ел җәза
Казаннан килеп, безнең районда киндераш җыйган ике кешене шартлы рәвештә өчешәр елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Июль аенда Казанда яшәүче Денис Шанов һәм Сергей Ермошин Күтәмәгә эш белән киләләр. Ләкин, соңрак ачыклануынча, алар яхшы юлда йөрмәгәннәр - составында наркотиклы матдә булган киндераш җыйганнар. Аны С.Ермошинның җиделе "Жигули"е багажнигына тутыралар. Ләкин кунакларны...
-
Кырын эш барыбер беленә
"Мәк" операциясе барышында безнең районда да законга сыешмый торган гамәл кылучылар барлыгы ачыкланды. Бу операциянең төп максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр, мәк, киндераш үсүче урыннарны ачыклау, аларны юк итү һәм наркотик матдәләр әзерләүчеләрне һәм таратучыларны тоткарлау. Быелгы шундый чара барышында, составында наркотик матдәләр булган кыргый үсүче үсемлекләрне юк...
-
Кагыйдәләр – үтәр өчен
2012нче елның үткән ун аенда район территориясендә булган 14 юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде, 22 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды (үткән елны шул чорда 18 авариядә 8 кеше һәлак булган, 20 кеше яраланган иде). Быел балалар катнашында да дүрт авария теркәлде, аларда алты бала яраланды. Аварияләрнең күп өлеше...
-
Озатып та бетә
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен казып алу төгәлләнде. "Кади" һәм "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә заводларга озатасы чөгендер әле тагын бар. Бүгенге көнгә район хуҗалыклары барлыгы 37 мең 277 тонна чөгендер тапшырганнар. Чималның 29 мең тонна- сын - Зәй, 8269 тоннасын Нурлат шикәр заводларына илткәннәр. "Чирмешән-АГРО" җәмгыяте - 17 мең 461, "Кади" җәмгыяте 11...