15 март 2016 яңалыклары
-
"Йолдызлык" Чирмешәндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешәндә “Йолдызлык” фестивале уза
15-16 мартта Чирмешәндә "Йолдызлык - Созвездие - 2016" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе уза. Бүген район мәдәният йорты сәхнәсендә Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Әлки, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнары вәкилләре чыгыш ясый. Беренче көнне сайлап алу турында барлыгы 700дән артык яшь артист үз сәләтләрен күрсәтә, жюри...
-
Чирмешәнлеләрнең бурычлары кимеми
Район халкының җир, милек, транспорт салымы буенча 2 миллион сум бурычы (недоимка) бар. Әлеге сумманың яртысы - Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләр өлеше. Кармышлылар, дөресрәге берничә кеше, транспорт салымы буенча 528 мең сум тиеш. Ивашкино, Ульяновка, Югары Кәминкә, Күтәмә, Туймәт, Иске Котыш, Түбән Кармалка авыл җирлекләре салымнар җыю буенча районда алдынгылар,...
-
Татарстанда югалган мәктәп укучысын эзлиләр
Буада яшәүче малай өеннән 14 мартта иртәнге сәгать 6да чыгып киткән. Туганнары фаразлавынча, ул автобус, электричка, маршрутка яисә очраклы машинага утырып, Казанга чыгып киткән булырга мөмкин. Эльдар Гафуров 15 яшьтә, буе 164 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт күзле, борыны туры, иреннәре кабарынкы. Ул бу көнне "Найк" дип язылган кара куртка, кара...
-
Бүген иртән Башкортстанда янгын 12 кешенең гомерен өзгән
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 15 март иртәсендә янгын чыгып, 12 кешенең гомере өзелгән дип хәбәр итә ria.ru. Мәетләрне янгынны сүндергәннән соң гына табалар һәм аларда тән җәрәхәтләре юк диярлек. Әлеге кешеләр шәхси социаль адаптация үзәге әгъзалары булган дип фаразлана. Аның җитәкчесе торак йортта үзәк өчен мәйдан арендалаган була. Хәзер тикшерү эшләре...
-
Чирмешән хоккейчылары чемпионлыктан бер адымда
Безнең "Корыч ябалаклар" узган атнада Мамадыш хоккейчыларын 6:1 исәбе белән отып кайтты. Бу якшәмбедә, 20 март көнне исә мамадышлылар үзләре безгә киләчәк. Көрәш кызу булырга охшаган. Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелеге финалына узган бу командаларга көндәшләрен ике тапкыр җиңү кирәк, дип язган идек. Безнекеләрнең бер җиңүе бар инде. Мамадышлыларны тагын...
-
“Безнең Чирмешән“ туганнар белән очраштырды
Район газетасының 24 февраль санын кулыма алып укый башлау белән ничектер сискәнеп куйдым. -Алсу, кара әле, газетада Әхсән абыйлар турында язганнар, - дип кычкырып ук җибәрдем. Беляевлар безгә хатын ягыннан туган тиешле кешеләр. Аларда Төрекмәнстанда кунакта да булган идек. Төгәл елын хәтерләмим, 80нче елларда Яңа елны Төрекмәнстанда каршыладык. Алсуның әбисе...
-
Чирмешәнлеләр бүләкләнде
Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен район мәгариф бүлегенең бухгалтерия бүлеге начальнигы Әнисә Әхләф кызы Закирова; Чирмешән автотранспорт предприятиесе кассиры Татьяна Павловна Кашина; Ульяновка авыл мәдәният йорты директоры Нина Михайловна Ефимова муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.