15 февраль 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районы яңалыклары
Җирлек башлыгы ярыш оештырды Иске Котыш мәктәбе укучылары арасында, авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин призына биатлон ярышы узды. Бәйгедә мәктәпнең 5-9 класс укучылары катнашкан, ә оештыручысы - физкультура укытучысы Илгиз Фәттахов. Узышта, кызлар арасында, Екатерина Митякинага (9 класс), малайлар арасында Константин Лопатинга (7 класс) тиңнәр булмаган, алар беренче. Чәйнек янына...
-
Чирмешән автоинспекторларыннан качып котыла алмыйсың
Узган атна яллары алдыннан исерек хәлдә транспорт йөртүче ике ир-ат автоинспекторлардан качып котылмакчы булалар. Ике очракта да кагыйдә бозучылар тоткарланган. Узган атнада иртәнге 10нар тирәсендә ЮХИДИ экипажы Бәркәтә авылы янында эшләгән. Аларны күреп алган погрузчик йөртүчесе, тракторын юлда калдыра да, узып баручы КамАЗга утырып, бу урыннан "таймакчы" була, әмма аны...
-
Керкәле егете – чемпионат дипломанты
Казан дәүләт аграр университетының өченче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев "Яшь һөнәр осталары" (WorldSkills) төбәк чемпионатында катнашып, икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Анда Марсель Габдерәхим улы авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү бәйгесендә сыналган, тракторларның клапаннарын, сабаннарны, пресс-подборщикларны көйләп күрсәткән, ягулык системасын, комбайннар төзәтүдә осталыгын дәлилләгән.
-
Чирмешәндә әфганчы якташлар белән очрашу үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәнлеләр язны озак көтәрме?
Алдагы өч көндә һава температурасы төнлә уртача 6-16, көндез 1-8 градус салкын булыр дип көтелә, кар яварга мөмкин. Синоптиклар дөрес фаразласа, март башларында ук көндез температура "плюслы" булачак.
-
Әфганстан ярасы - меңнәр йөрәгендә
Район мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларны чакырып кунак иттеләр. Аларга өч дистә ел элек күргәннәрен кабат хәтерләрендә яңартырга җай чакты. Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 28 ел. Район күләмендәге бу чарага Ватанны саклаучылар үстерүче кадет мәктәп-интернаты ныклап әзерләнгән, кунакларга бөтен яктан осталыкларын күрсәттеләр. Әлки районының Базарлы...