15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Лотореяга откан миллион долларны Мөхәммәтҗановлар эчеп бетергән
2001 елның гыйнварында уфалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә күктән ишелеп бәхет төшә - "Бинго-шоу" лотореясына иске курс буенча 28 миллион сум оталар! "Комсомольская правда" газетасы миллионерларның 15 ел үткәч ничек яшәп ятуларын ачыклаган. "Куш" эләктергәч тә бәхетле гаилә шатлыкны "юарга" керешкән. Берничә ел эчеп, ниһаять айныгач, шәһәр үзәгендә премиум-класслы фатир, шулай ук...
-
Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте кызыклы чарага чакыра
16 январьда Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе бинасында район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе үткәрелә. Башлана 8 сәгатьтә. Ә 9:20 сәгатьтә биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы тамаша - Әлмәт курчак театры спектакле, зур концерт оештырыла. Яр Чаллы шәһәреннән килгән комда рәсем ясау осталары шоу һәм теләүчеләргә мастер-класс күрсәтәләр. Кызыклы чарага рәхим...
-
Чирмешән егетләре армиягә әзерләнә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Кайчан җылытыр икән?
Салкын кыш. Әбиләр мәҗлестә гәп корып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыралар. "Дөнья" хәбәрләре беткәч, сүз һава торышына күчә. -Бигрәк озакка китте бу суык, кайчан җылытыр икән? - диләр.- Кием өстенә кием киябез. Барасы җиреңә барып булмый. Кулдан көрәк төшми. Эше күп дисәң дә, җәй барыбер бик рәхәт. Эссе җәйге кич....
-
Чирмешән лицее - беренче урында
Иң көчле укучыларны ачыклау максатында, 7-11 класс укучылары арасында 28 фән буенча олимпиадаларның район этабы төгәлләнде. 4-6 класс укучылары арасында да математика, рус, татар, инглиз телләреннән олимпиадалар үткәрелде. Район этабы йомгаклары буенча Чирмешән лицее - беренче. 12 январьдан 5 мартка кадәр дәвам итәчәк республика этабында безнең сәләтле укучылар да катнаша....
-
Чирмешәндә берәү автоинспекторлар машинасында йокыга киткән
Безнең районга Яңа Чишмәдән "Шевроле-Нива" машинасында аяк киемсез, хәтта яланаяк ук килгән йөртүчене автоинспекторлар 5 январь көнне Утыз Имән авылы янында туктаталар. Беркетмә тутырганда, бу кеше ДАИ машинасында йокыга да китә. Үзе Ульяновск шәһәреннән икән. Нефтьчеләрне эшкә йөртүче, шулай "автопилот" халәтендә шактый ара узган. Гомумән, Яңа ел каникулларында районның ЮХИДИ...