15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә тәрбияви фильмнар күрсәтәләр
Тәкәбберләнмә, көнчелектән арын, гөнаһ кылма, башка милләтләргә ихтирамлы бул... Районыбызның татар авылларында яшәүчеләр шушы мәсьәләләргә кагылышлы тәрбияви фильмнар карады. "Хикмәтләр дөньясында" сериясенә татар телендә 25шәр минутлы өч фильм кергән. Декабрь аенда аны Бәркәтә, Югары Кәминкә, Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Туймәт, Чирмешән авыллары тамашачыларына күрсәттеләр. -Мөмкинлек булуга,...
-
Чирмешәндә үз эшен башлаучылар да, яңа һөнәр үзләштерүчеләр дә бар
Район мәшгульлек үзәгендә 145 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта үзәк 51 вакансия дә тәкъдим итә. Райондагы оешмаларга бухгалтерлар, кассирлар, сатучылар, пешекчеләр, операторлар, тракторчылар, төрле эш башкаручылар да кирәк. 2013 ел дәвамында район мәшгульлек үзәгенә 1148 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу райондашларыбызның 466сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм...
-
Чирмешән мөселманнары арканны оста тарта
Сарманда узган мөселман спартакиадасында безнең ир-егетләр төркеме тугыз команда арасында икенче урын яулап кайтты. Әлеге бәйгедә утыз райондашыбыз катнашкан, алар берничә спорт төре буенча көч сынашканнар. -Безнекеләр аркан тартуда өстен чыктылар. Өченче ел рәттән уздырылучы ярышларның әлеге төрендә чирмешәнлеләрне җиңә алучы булмады,- ди район үзәге мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов.
-
Чирмешәндә тагын бер балалар бакчасы булачак
Быел район үзәгендә, зур ремонттан соң, яңа балалар бакчасы ачылырга тиеш. Элеккеге "Татфондбанк" бинасына тиздән төзүчеләр киләчәк. -Монда 19 миллион сумга якын эш күләме планлаштырыла. Үзгәртеп кору эшләренә кирәкле проект ясала да, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Муса Вильданов. -Булачак бакча 60 балага...