14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Зөлфәт Зиннуров: "Мондый кешеләргә ачу килә"
«Миңа Зөлфәт Зиннуров комментарийлары бик зур йогынты ясады! Ул иң беренче 2016 елның апрель аенда: «Татар телен ныгытуда эш алып барсаң, татарча хәрефләр белән яз!» - дип язды! Шул көннән соң мин татар хәрефләре белән язам!» Бу комментарийны Татар малай инстаграмыннан укыганнан соң, Зөлфәт Зиннуровның үзе белән элемтәгә кердек. Ул...
-
Чумачкада барлык белән яшиләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Чирмешән районының Чумачка авылында яшәүче Мөхәммәтҗановлар 53 ел бергә
Ул хәтта Мәскәүдә, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә дә булган. Хезмәт алдынгысын берничә мәртәбә ял йортына, санаторийга путевка белән дә бүләкләгәннәр. 44 ел буе трактор йөрткән механизатор мондый хөрмәткә бик лаек. -Элек, "Беларусь" тракторында Нурлатка, Башкортстанга кадәр бардык, чөгендер түбе ташыдык, салам әзерләдек, - ди Чумачкада яшәүче ветеран Зәкиҗан абый Мөхәммәтҗанов....
-
Редакция коллективы чисталык өмәсендә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә “Милләтләр кроссы” узачак
17 сентябрьдә район үзәгендә җиңел атлетика буенча "Милләтләр кроссы" узачак. Чирмешән стадионында сәгать 10да башланачак ярышларга мәктәп укучылары, район оешмаларында һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр, өлкәннәр чакырыла. Алар яшь категорияләре буенча төрле дистанцияләрдә көч сынашачак. Призлы урыннар яулаучыларны грамоталар һәм истәлек бүләкләре көтә.
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе Нагорный урамын матурлаган
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе коллективы Чирмешәндәге Нагорный урамында быел инде өченче тапкыр өмә үткәрде. Бу юлы 1 километр чамасы озынлыктагы әлеге урамда чүп үләннәрен чаптык, калдык-постык чүпне җыеп алдык. Аннары эш урыннарын, бина янын матурладык. Чирмешәндә, гомумән, һәр урамның чисталык өчен җаваплысы - аерым оешма бар. Алар да бу атнада...
-
Чирмешәнлеләрне район башлыгы бүләкләде
Районның социаль - икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Семен Архипович Ларионов исемендәге 2нче Чирмешән урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Зиннур кызы Ганиева, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне...
-
Керкәледә яңа урам барлыкка киләчәк
Керкәле авылының Дуслык урамында йортлар саны тагын 48гә артырга мөмкин. Бу эшкә проект әзер дә. "Ильхан" җәмгыяте эшчеләре һәм белгечләре өчен 15 аренда торагының нигезен быел ук корачаклар. Бу йортлар дәүләт торак фонды аша салына. Сентябрьдә төзүчеләр эшкә керешәчәк. Бүген әлеге урамга юл аслыгы ясыйлар, соңрак вак таш түшәләчәк. Урамны...