14 август 2017 яңалыклары
-
Андреевка клубы өлгерә
Бу авылда 50 урынлы тамаша заллы яңа мәдәният йорты, шәт, тиздән ачылыр да. Бинаның эчке эшләре инде тәмаланып килә, хәзер клубның тирә-ягын төзекләндерү мәшәкатьләре башланды. Сүз уңаеннан, бүген Андреевкада 30 йорт исәпләнә, 48 кеше яши. Авылда мәктәп яшендә - ике, мәктәпкәчә яшьтә дүрт бала үсә.
-
Шешминкада быел ике бала туган
Быел Шешминка авылында ике кыз туган. Светлана һәм Николай Строгоновлар сабыйларына - Алина, Надежда һәм Алексей Коченковлар Елена дип исем кушканнар. Шешминкалылар быел бер егетләрен өйләндерделәр, бер кызларын кияүгә бирделәр, тик яшьләр авылда түгел, шәһәрләрдә төпләнгәннәр.
-
Чирмешән районында мәктәпкә баручыларга бүләкләр тапшырдылар
Яңа уку елы башланырга ярты ай вакыт калды. Әти-әниләр балаларының мәктәпкә әзерлеген кайгырта башлады. Форма, мәктәп сумкасы, уку кирәк-яраклары - санарга гына җиңел, ала башласаң, боларның барысы гаилә бюджетын шактый киметә. Урта хәллеләр «кыйммәт», дип зарлана-зарлана булса да, балаларын энәсеннән-җебенә кадәр яңадан киендерергә - бар кирәген алырга тырыша. Әмма арабызда...
-
Лениногорск районы кешесе Чирмешәнгә килеп кеше таларга керешкән
01 14 август иртәсендә Ибрай Каргали авылында мунча янган - 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәбе - мичнең артык кызып китүе. 10 августта Ульяновка янгын депосы эшчеләре Яңа Котыш янында янучы тракторны сүндерергә барганнар. 02 6 августтан 13нә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 47 хәбәр кергән, шул...
-
Якты Тау малларына чыбыркылы көтүче кирәкми
Якты Тау авылының шәхси хуҗалык малларын электр көтүчесе саклаячак. Аны үзләре акча җыеп, 15 мең сумга сатып алганнар. Инде әлеге "көтүчене" көйләп бетерәләр. Җиһазларны карап торуны бер кешегә йөклиләр һәм аңа ай саен мал башыннан 200әр сум акча түләп торачаклар. Авыл көтүенә 20 баш мал йөри.
-
Чирмешән районы оешмалары хуҗалыкларга булыша
Райондагы оешмалар, учреждениеләр дә бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә булышалар. Алар әзерләүче яфраказык кышын яшь маллар өчен менә дигән витаминлы азык булачак. План буенча, барысы 18245 пар миннек бәйләнергә тиеш.