13 август 2015 яңалыклары
-
Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...
-
Теләчедә үз өенә ут төрткән хатынны күршесенең карават астыннан табалар
Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр агач йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлеше сакланып кала. Шунысы гаҗәп: янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән булуы ачыклана. - Янгынның сәбәпчесе...
-
Чирмешән кибетләрендә кичке 10нан соң аракы сатканны күрсәгез, хәбәр итегез
Чирмешән районы кибетләрендә 22.00 сәгатьтән соң спиртлы эчемлекләр сатканны күрсәгез, "Халык контроле"нә хәбәр итәргә кушалар. Әлеге темага кагыйдә бозуны дәлли торган фото, видеолар да җибәрергә мөмкин. Тәртип бозучы кибетнең адресын күрсәтү мәҗбүри. Шикаять, хәбәрләрне е uslugi.tatarstan.ru. порталында да калдырырга була. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән яшьләре эшче һөнәрләрен сайлый
Россия 2019 елда, Казанда, һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Халыкара жюри дүшәмбе көнне Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills lnternatlonal генассамблеясендә шундый карар чыгарды. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукы өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көрәште, тик жюри әгъзаларының күпчелеге Казан...
-
Чирмешәнлеләр сугыш елларында алабута да ашаганнар, балык та тотканнар
Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә бик күп кайгы-хәсрәт алып килде. Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә корганда моны аеруча яхшы аңлыйсың. Күптән түгел мин Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны - Антонина Ивановна Ромина янында булдым. Ул сугыш елларының авырлыклары, ул чорда күргәннәре белән уртаклашты. Антонина Ивановнаның әтисе -...