13 апрель 2019 яңалыклары
-
Чирмешәндәге туган як тарихы музеена яңа экспонат кайтты
Мәшһүр баянчы, “Саз“ вокаль ансамбле җитәкчесе буларак та билгеле Рәфкать Гомәровның күп сәхнәләрдә уйнаган баяны районның туган як тарихы музеенда урын алачак.
-
Кидар булдым дигәндә...
Элек халкыбызда балага исем кушканда бик игътибарлы булганнар, бу эшкә җаваплы караганнар. Исем матур, телгә ятышлы, мәгънәгә ия булырга тиеш. Кыямәт көнендә һәр кеше үзенең исеме һәм әтисенең исеме белән чакырылыр, диелгән. Исем эзләүне гадәттә олы кешеләргә, әби-бабайларга тапшырганнар. Әбиебез Фатыйма Ногман кызы дини кеше иде. Мин тугач та, туксан тугыз исеме арасыннан Аллаһ Тәгаләнең "Йомшаклык Иясе" сыйфатын күрсәтүче Рәфыйк исемен сайлый. Ләкин әбинең бертуган абыйсы, Ибени (Ибненәгыйм) бабай Кидар исемен тәкъдим итә. Абыйга каршы килеп булмый инде, шулай килешәләр.
-
Татарстан синоптиклары көннәр салкынаю турында кисәтә
Якшәмбе төнендә һәм соңрак республика территориясендә кырау төшүе ихтимал.