Кидар булдым дигәндә...
Элек халкыбызда балага исем кушканда бик игътибарлы булганнар, бу эшкә җаваплы караганнар. Исем матур, телгә ятышлы, мәгънәгә ия булырга тиеш. Кыямәт көнендә һәр кеше үзенең исеме һәм әтисенең исеме белән чакырылыр, диелгән. Исем эзләүне гадәттә олы кешеләргә, әби-бабайларга тапшырганнар. Әбиебез Фатыйма Ногман кызы дини кеше иде. Мин тугач та, туксан тугыз исеме арасыннан Аллаһ Тәгаләнең "Йомшаклык Иясе" сыйфатын күрсәтүче Рәфыйк исемен сайлый. Ләкин әбинең бертуган абыйсы, Ибени (Ибненәгыйм) бабай Кидар исемен тәкъдим итә. Абыйга каршы килеп булмый инде, шулай килешәләр.
Үзебезнең авылда мулла булмагач, исем кушу йоласын үтәргә күрше Иншар авылыннан Шәйәгъзам бабайны чакыралар. Мулла бабай баланың туганнарына табан борылып: "Баланың исеме кем була?" - дип сорый. Ибени бабай шул вакытта кушасы исемен онытып җибәрә. Бер мизгел тынлык. "Фатыйма, теге исем ничек әле ул?" - дип әбидән сорый. Фатыйма әби югалып калмый: "Исеме Рәфыйк! Рәфыйк!" - дип үзенекен әйтергә ашыга. Азан, камәтләрен әйтеп, Шәйәгъзам бабай: "Исемең Рәфыйк була!" - дип баланың колагына пышылдый.
Бу вакыйганы әнием Фатыйма Мәхмүт кызы мәзәк итеп сөйләгән иде.
Күпме еллар үтсә дә, мин аны кабат-кабат исемә төшереп уйланам. Бу вакыйга язмышыма борылыш ясадымы? Тормышыма юнәлеш бирдеме? Хәер, моның инде хәзер әһәмияте дә юк кебек. Язмышлар бит кеше туганчы ук язылып куела.
Бу язмада исемнәре телгә алынган кешеләргә истәлекләрем дога булып барса иде.
Рәфыйк Госманов.
Саклык-Түбән Кама.
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев