12 октябрь 2017 яңалыклары
-
КЕЧЕ ХАТЫН (БУЛГАН ХӘЛ)
1926 елда Мәрфуга авылның абруйлы мулла малае Мөхәммәткә икенче хатын булып кияүгә чыгарга ризалык бирә. Чөнки Мөхәммәтнең хатыны Маһруйның рөхсәте белән эшләнә бу эш. Бала талканнан соң Маһруйның сәламәтлеге шактый какшау сәбәпле, озак вакытлар иренә ярамый. Көннәрдән беркөнне ире Мөхәммәт, кече хатынга өйләнергә җыенганын, Маһруй кушкан кызга гына өйләнәчәген әйтеп...
-
Яшәүче авылында җыелган гошер сәдакасы – яшелчәләр Әлмәт мәчетенә озатылган
Әлеге авыл халкы сентябрь башында ук бакчаларында үскән бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендереннән өлеш чыгарды - гошер сәдакасы бирделәр. 37 йортлы авылдан 26 капчык яшелчә җыелган. Бакча нигъмәтләрен Әлмәт үзәк мәчетеннән үзләре килеп алганнар, алар биредә укучы 120 шәкертнең туклануына тотылачак. Яшәүчедә гошер сәдакасын җыюны, мәчет картлары белән бергә, авыл...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе чисталык турында язмалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
"Безнең Чирмешән" газетасы ел башында игълан иткән "Чисталык үзебез өчен" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгегә килгән, газетада урын алган материалларны бәяләп, редакция түбәндәге авторларны җиңүче дип тапты: "Әбиләр начарга өйрәтмәде", Рәзинә Мортазина, Туймәт - 1нче урын; "Кәшифә әби дәресе", Саимә Моратова, Кара Чишмә - 2нче урын; "Ачуландырсаң, җирнең ярсуы яман",...
-
Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә газета-журналларга актив язылалар
5-15 октябрьдә элемтә бүлекчәләренә килүчеләр күп, чөнки бу көннәрдә, 2018нче елда алдыру өчен, район газетасына да арзан бәядән язылырга мөмкин. Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә дә "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына 50 гаилә заказ карточкасы тутырылган. Бу яртыеллыкта район газетасын 109 кеше алдыра. -Акция барышында авылдагы оешмаларда булып, район газетасына,...