12 май 2015 яңалыклары
-
Кармыштан Ильяс Бикбаев Европа белән дә элемтәдә
Түбән Камада яшәүче якташыбыз авылдашы - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов исемен еракларга ишеттерү өчен тырыша. Хәтта Җиңү бәйрәме көнне дә ул радиоэфирга чыкты. Кармыштан. "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятенең участок мастеры ул. Радиоэкспедиция җитәкчесе. Шул каладагы Җиңү монументы янында 1 майда старт алган чираттагы, инде дүртенче экспедицияне дә Бөек Җиңүгә багышлаганнар....
-
Чирмешән музеенда күргәзмә эшли ФОТОРЕПОРТАЖ
Автор фотолары.
-
Чирмешәндә “Сугыш - балалар рәсемнәрендә“ дип исемләнгән күргәзмә эшли
Чирмешәннең туган як тарихы музеенда көйләнгән күргәзмә стендына балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәр куелды. Яшь рәссамнарыбызның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иҗат иткән әлеге эшләре биредә 14 майга чаклы торачак. Күргәзмәдән фотолар "ФОТОРЕПОРТАЖ" рубрикасында. Автор фотосы.
-
Үтәмеш келәтләре буш булмас
Районның узган елдагы кыр батыры Марсель Нигъмәтуллин быел да алдынгылар сафында. "Үтәмеш"тә ул чәчкән участоклар 1000 гектардан ук күбрәк. -Көн саен 80-90 гектар узыла,- ди Марсель. - Тракторым тыңлаучан, ипле, көчле, ватылып интектергәне юк. Бүген әлеге уңган механизатор Урманасты Үтәмеш Сабан туе уза торган урын янында бодай чәчә. Орлык агуланган,...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Узган атнада Тукай поселогында "Камалов" крестьян - фермер хуҗалыгы территориясендә КамАЗ машинасыннан аккумуляторлар урланган. Матди зыян 11200 сум. 01 8 майда Түбән Кәминкә авылында каралтылары белән өй янган. 135 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. 02 5нән 12 майга кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 33 гариза һәм...