12 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чирмешән Боз сараенда оста волейболчылар эшли
Район мәдәният йорты спорт залында ир-егетләр арасында үткән волейбол ярышларында Боз сарае командасы - җиңүче. Бәйгедә тугыз команда көч сынашты. Районыбыз оешмалары, авыл җирлекләре спортчылары катнашындагы әлеге алышта ивашкинолылар - икенче, ә район электр челтәрләре спортчылары өченче урын иясе. Быелгы бу ярышларда Боз сарае командасыннан Раил Сөләйманов, электр челтәрләреннән Юрий...
-
Чирмешән районында яшәүче ир-ат югалган
Чирмешәндә яшәүче Абзалов Илнар Ибраһим улын туганнары һәм әнисе эзли. 37 яшьлек ир-ат 3 январь көнне Түбән Кама районының Тоба авылыннан Чирмешәнгә кайтырга дип чыгып китә. Соңгы тапкыр аны шул көнне Түбән Кама районының Ширәмәт авылындагы ашханәдә күрәләр. Илнар Абзаловны күрүчеләр булса, якыннары түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүләрен үтенәләр: 2-23-77...
-
Чирмешән районында дүрт автомобиль катнашында авария булган
Республика территориясендә, катлаулы һава торышы белән бәйле рәвештә, "Буран" операциясе игълан ителде. -Безнең төп бурыч - катлаулы һава шартларында иң элек кешеләр тормышы куркынычсызлыгын һәм район юлларында транспортның нормаль хәрәкәтен тәэмин итү өчен бөтен шартларны тудыру,- диде гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район...
-
Чирмешәндә Раштуа Чыршысы үтте (+ФОТО)
Раштуа бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган Раштуа чыршысында Күтәмә, Ульяновка, Иске Элмәле, Әккәрәй һәм Чирмешән үзешчәннәре чыгыш ясап кына калмадылар, чәй өстәлләре артында тәм-томнар белән дә сыйландылар. Тамашачыларга биредә Гайсә пәйгамбәрнең туу вакыйгасын сурәтләүче театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Бәйрәм концерты да бик үзенчәлекле иде, православие динен тотучылар өчен Раштуа...