11 июль 2012 яңалыклары
-
Штрафны вакытында түлә
Елның узган алты аенда штрафларын вакытында түләмәгән өчен 25 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән 19 кешегә штраф салынды, алтысы административ кулга алынды. 2011нче елның август аеннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертелгән иде: административ штраф вакытында түләнмәсә, аның күләме ике тапкыр арта, әмма бер меңнән дә ким...
-
Сыерлар кайда сөтлерәк?
Сөт җитештерү һәм сату күләме буенча районда инде байтак вакыт "Сөлчә" җәмгыяте иң алда. Бу хуҗалыктан кабул итү пунктына көн саен уртача 3200 килограмм (былтыр шул көннәрдә - 2520) сөт тапшыралар. "Туймәт" ( 2853 килограмм), "Кади" (2763) хуҗалыклары да алдынгылар рәтендә. "Алга" һәм "Шушма"га күрсәткечләрен нык яхшыртырга кирәк.
-
Яшьләр пычрата, олылар җыештыра
«Тансык» чишмәсе - Әмир авылында иң изге урыннарның берсе. Электән үк әби-бабайлар чишмә буена барып намазлар укыганнар, дога кылганнар, коры елларны яңгыр теләгәннәр. Элек монда һәрвакыт чисталык, тәртип булган. Өлкәннәр чишмә тирәсен җыештырып, чүп үләннәрен чапканнар. Авылны ераклардан сагынып кайтучылар да иң әүвәл шунда юл тоталар, кунакларны да чишмә буена...