11 апрель 2016 яңалыклары
-
Татарстанда 6 яшьлек кызлары үлү сәбәпле баш табиб гаиләсен тикшерәләр
Татарстанда кискен тын юлы авыруыннан соң 6 яшьлек кыз бала үлгән. Шунысы игътибарга лаек: Розалинаның әтисе Ютазы районы Урыссу хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкара. Тикшерү органнары хәзер табибның гаиләсен тикшерә. Вафат булган кызның әти-әниләре медицина хезмәткәрләре: әтисе белгечлеге буенча балалар табибы, яңа туган балаларны реанимацияләү белән шөгыльләнә, әнисе - табиб-рентгенолог....
-
Чирмешәнлеләр - халыкара конкурс лауреатлары
Якташларыбыз Айнур Галләмов һәм Рузилә Булатова Казанда узган "Йолдызлы симфония" халыкара конкурс - фестиваленда беренче дәрәҗә лауреат булганнар. Айнур белән Рузиләне "Яхшылар арасында иң яхшысы" проектының финалында да ( фестиваль әлеге проект кысаларында оештырылган) катнашырга чакырганнар. Фестивальның гала - концертында яшь башкаручыларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Закировага да Рәхмәт хаты һәм...
-
Чирмешән районы авылларында сөлге җыйдылар
Борынгы йоланы саклап, Әмир егетләре быел да урамнар буйлап җыр сузып, сөлге җыйдылар. "Уңыш" начар түгел: колгага ел дәвамында гаилә корган яшьләрдән өч сөлге бәйләгәннәр, быел армиягә китәсе егетләргә җитәрлек чигүле кулъяулыклар да җыелган. Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә булыр дип, сөлге котлап, башка бүләкләр дә биргәннәр. Малай-шалай да сынатмаган, чиләкләргә барысы...
-
Чирмешән ярминкәсендә 30 мең сумга бозаулар саттылар
Чирмешәндә ике атнага бер тапкыр үткәрелүче ярминкәдә Максуд Абдрахимович җимеш, йөзем сата. Чәйгә тәм кертә торган бу ризыкларын Әлмәттән алып килә таҗик егете. -Инде биш еллап сездә сату итәм. Ярминкә оештырулары безгә дә, халыкка да ипле, - ди ул. - Товарымны яхшы, күп алалар. Ярминкәдә капчыгын 180 сумнан - көрпә,...