11 март 2015 яңалыклары
-
Кәримә әби Мортазина балалары белән горурлана
Югары Чегодайда туган, Түбән Чегодайда гомер иткән, бүген Чирмешәндә яшәүче Кәримә әби Мортазинага 95 яшь тулды. Кәримә Исмәгыйль кызы 1920нче елның 10 мартында җиденче бала булып дөньяга килә. Алты айлык вакытында әнисе үлеп китә. Бераздан әтисе кабат өйләнә. Яшь әни Хәлимә Кәримәне дә үстерә, әле тагын сигез бала да таба....
-
Чирмешәндә ятим балалар бакчага бушлай йөри
Агымдагы елның 1 январеннан әти-әниләр балаларын бакчага йөрткән өчен уртача 12 процентка күбрәк түли башладылар. Шул ук вакытта төп һәм өстәмә компенсацияләр саклана. -Бала нинди бакчага яки кайсы төркемгә йөрүенә карап та түләү суммасы төрле, - ди район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсумова. - Авыл балалар бакчалары 9 сәгать эшли,...
-
Чирмешән хоккейчыларының бер җиңүе бар
Алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең плей-офф уеннары кысаларында Чирмешән командасы үз бозында Әлмәт шәһәренең "СКС" уенчыларын 5 :2 исәбе белән отты. Серия ике җиңүгә кадәр булганлыктан, 14 март көнне безнең хоккейчылар үзләре Әлмәткә барачак. Әгәр якташларыбыз анда оттырсалар, әлеге команда белән тагын бер очрашу Чирмешәндә узарга тиеш. Автор фотосы.
-
Чирмешәндә кредит алучылар азайган
Агымдагы елның февраленда районда бары тугыз кеше генә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредит алган, ә январьда - 3. Күпчелек кредитны "Ак барс банк"тан алган. Әлеге кредитларның берсе дә субсидияле түгел. Чагыштыру өчен. 2014 елның бу чорында районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредитны алучылар 58 булган. Бу, мөгаен, быел процент ставкалары...