10 октябрь 2014 яңалыклары
-
Әккәрәйлеләрне яңа пунктта дәвалыйлар
Бу авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты инде бер ай чамасы халыкка хезмәт күрсәтә. Килүчеләр күп, бүген Әккәрәйдә 735 кеше яши бит. Фельдшер Валентина Борисова җыйнак кына бинада рәхәтлекне тоеп өлгергән дә. -ФАПта салкын һәм кайнар су, канализация, санузел да бар, бик җылы,- ди ул. Инде егерме дүрт ел элек бирегә Омскидан...
-
Дөнья гизеп кайттык
Бу ел минем өчен бик истәлекле булды. Язын, яшем 84-тә дип тормадым, тәвәккәлләп Төркиягә сәяхәт кылдым. Ә сентябрь башында Казан-Санкт Петербург-Казан маршруты буенча теплоход круизында булырга Ходай насыйп итте. Бу гаять мавыктыргыч сәяхәт республика ветераннары һәм кадетлары өчен оештырылган иде. Сәяхәткә өлкән буын белән бергә кадет мәктәпләре укучыларын да җибәреп...
-
Чирмешәннән Шәйхетдиновлар табыны – иң матуры
Чирмешәннән Лилия һәм Рифкать Шәйхетдиновлар гаиләсе "Нечкәбил - 2014" республика конкурсында катнашып, "Иң матур табын" номинациясендә беренче урынны алган. Шәйхетдиновлар гаиләдә әниләр көнен ничек бәйрәм итүләрен күрсәткәннәр. Конкурста хуҗабикәнең әти-әнисе һәм күрше хатын-кызлары да катнашкан. Якташларыбыз финалга үтә алмасалар да, бәйрәмнән күтәренке кәеф, истәлекле бүләкләр, сертификат, Мактау грамотасы, Диплом белән...
-
18 октябрьдә Чирмешәндә өмә уздырыла
Киләсе шимбәдә, 18 октябрь көнне, территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча республикакүләм өмә үткәрелә. Чисталык буенча декада инде 8 октябрьдән бирле бара. Күпчелек эш һәм яшәү урыннарын, территорияләрне, газоннарны, мәйданчыкларны, ял итү урыннарын чүп-чардан, калдыклардан чистартты инде. Әмма кул тимәгән урыннар бар әле. Кайберәүләр чүпләрне урман, посадка буйларына түгүен дәвам итә. Чирмешәндәге...