Бу ел минем өчен бик истәлекле булды. Язын, яшем 84-тә дип тормадым, тәвәккәлләп Төркиягә сәяхәт кылдым. Ә сентябрь башында Казан-Санкт Петербург-Казан маршруты буенча теплоход круизында булырга Ходай насыйп итте. Бу гаять мавыктыргыч сәяхәт республика ветераннары һәм кадетлары өчен оештырылган иде.
Сәяхәткә өлкән буын белән бергә кадет мәктәпләре укучыларын да җибәреп...
Бу ел минем өчен бик истәлекле булды. Язын, яшем 84-тә дип тормадым, тәвәккәлләп Төркиягә сәяхәт кылдым. Ә сентябрь башында Казан-Санкт Петербург-Казан маршруты буенча теплоход круизында булырга Ходай насыйп итте. Бу гаять мавыктыргыч сәяхәт республика ветераннары һәм кадетлары өчен оештырылган иде.
Сәяхәткә өлкән буын белән бергә кадет мәктәпләре укучыларын да җибәреп бик дөрес иткәннәр. Сугыш чоры, аннан соңгы еллар авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән әби-бабайлары белән бергә илнең истәлекле, тарихи урыннарында йөрү, өлкәннәрнең үз авызларыннан бәяләп бетергесез хатирәләрен ишетү алар өчен бик үтемле тәрбияви чара булгандыр, әлбәттә.
Ике атнага сузылган сәяхәт барышында күргән-ишеткәннәребез искиткеч күп һәм кызыклы булды.
Без, республикабызның төрле почмакларыннан җыелган ветераннар һәм кадет мәктәпләре укучылары - барлыгы 150 кеше, гаҗәеп матур ак теплоходта Идел буйлап озын юлга чыктык. Гүзәл Казаныбыздан безне тантаналы төстә озатып калдылар. Санкт-Петербургка барып җитү һәм аннан әйләнеп кайту юлында 17 портта тукталыш ясадык. Аларның һәркайсында диярлек, аеруча зуррак шәһәрләрдә, безне олы кунаклар итеп, бәйрәм ясап каршы алдылар. Һәр портта тезелешеп автобуслар көтеп тора иде. Аларга утырып шул шәһәрләр белән таныштык, музейларын карадык, төрле очрашуларда катнаштык. Түбән Новгород, Ярославль, Рыбинск, Кострома, Козмодемьянск, Чабаксарда күргәннәребез барыбызда да искиткеч зур тәэсирләр калдырды. Россиянең ачык күк астында урнашкан иң зур музейларыннан берсе булган "Кижи" музей-тыюлыгын да карадык, Мандроги исемле махсус төзелгән туристлар авылында да йөрдек.
Күргәннәребездән аеруча дулкынландырганы исә Санкт-Петербург шәһәрендә булды. Елга портында ук каршы алып, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге һәм Ленинград сугыш ветераннары комитеты вәкилләре безнең белән бик җылы очрашу үткәрделәр. Биредә уздырган ике көнебезнең программасы бик бай һәм эчтәлекле итеп төзелгән иде. Санкт-Петербург буйлап үткәрелгән автобус экскурсияләре барышында Петропавловск ныгытмасын, Эрмитажны карадык, Ленинградны саклаучылар мемориалында, Пискарев каберлегендә булдык. Шәһәр каналлары буйлап төнге экскурсия дә оештырылды. Татарстанның даими вәкаләтчелеге белән берлектә Пискарев каберлегенә, "Невский пятачок" һәм "Синявские высоты" дигән мемориаллардагы Ленинградны саклауда катнашкан татарстанлылар хөрмәтенә куелган истәлек такталарына чәчәкләр салган вакытта күз яшьләрен тыеп булмады. Үземнең дә ачы сугыш елларына туры килгән бала һәм үсмер чагым, олылар белән беррәттән алны-ялны белми колхоз кырларында эшләгән вакытлар йөрәкләрне әрнетеп хәтердән узды. Арабызда Ленинград блокадасын кичергән кешеләр дә бар иде. Алар авыр истәлекләре белән уртаклаштылар. Бергәләп сугыш елларын, яу кырларында башларын салган якыннарыбызны, якташларыбызны, илдәшләребезне искә алдык.
Шулкадәр тәэсирле, эчтәлекле итеп оештырылган сәяхәттән барыбыз да бик канәгать калдык. Теплоходыбыздагы уңайлыклар, безгә карата күрсәтелгән кадер-хөрмәт, төрле хезмәтләрне истә тотып, мин аны үземчә "йөзмә санаторий" дип атадым. Без, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән өлкән буын вәкилләренә мондый мөмкинлек тудырган президентыбыз Рөстәм Миңнехановка Алланың изге рәхмәтләре яусын.
Шулай ук, мине шундый күңелле, эчтәлекле сәяхәт белән сөендергәннәре өчен районыбыз башлыгы Наил Зариповка, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллинага, Бәркәтә авылы җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнановага да бик рәхмәтлемен. Ветераннар өчен мондый тәэсирле чаралар тагын да оештырылыр дип ышанам һәм башка чордашларыма да аларда катнашырга насыйп булсын иде, дигән теләктә калам.
Рәхилә Мәгъсумова,
мәгариф ветераны.
Бәркәтә авылы.
Нет комментариев