10 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районында тагын мунчалар янган
Аларны нык кыздырабыз ахры. Ник дисәң, быел районда инде әллә ничәнче мунча яна. Бу ай башында Ивашкино, Лашман авылларында да шундый хәлләр булды. Ивашкинодагы казаның сәбәбе - мунча миченең, я морҗаның төзек булмавы дип фаразлый районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Төнге икеләрдә чыккан ут мунчадан абзарга үрмәләгән. Аннан янгын хуҗаларның өенә...
-
Беренче Чирмешән мәктәбе укучысы Динара Гибадуллина 95 балл җыйган
1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Динара Гибадуллина рус теле буенча имтиханнан 95 балл җыйган. Районда рус теле буенча барлыгы 156 кеше имтихан тапшырган. Әлеге фәннән район буенча уртача күрсәткеч 65,47 тәшкил итә (узган елны 62, 2 булган), республика буенча уртача күрсәткеч - 69 балл. "2"ле алучылар юк. 7 укучы 90нан югарырак...
-
Чирмешәннән социаль хезмәткәр Валентина Байбатрова Мактау грамотасы белән бүләкләнгән
Лагерка авылында яшәүче Валентина Байбатрова РФ Социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аны Казанда Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан оештырылган зур тантанада республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. Валентина Тихоновна социаль өлкәдә, өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә 16 елдан артык хезмәт куя. Әлеге бүлек үзләренә хезмәт күрсәтә...
-
Батырга тәкә һәм суыткыч та җитә
"Безнең Чирмешән" газетасы интернеттага сайты аша райондашларыбызның теге яки бу, күпләргә кагылышлы, мөһим, кайвакыт кызыклы мәсьәләләр буенча фикерләрен белешеп тора. Соңгы сорашу Сабантуйлар хакында иде. Бер ай чамасы барган сорашуда күпчелек - тавыш бирүчеләрнең 40сы (65 процент) "Көрәштә үз спортчыларыбызны гына катнаштырырга," - ди. "Көрәш батырына тәкә белән суыткыч та...
-
Чирмешән лицеенда яңа уңышка нигез салдылар
Мәктәпләргә үзләренә җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бурычы йөкләнде. Яз җитү белән укучылар һәм укытучылар шул мәшәкатькә кереште. Чирмешән лицее да быел чәчүлек мәйданнарын киңәйткән. -Мәктәп янындагы участокка кәбестә һәм кара орлык утырттык, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. - Быел да, үткән ел үзебез үстергән суган орлыгын 25 сутыйда...