10 апрель 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районы башлыгы узган өч айда 24 кешене кабул иткән
Агымдагы елның узган өч аенда муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 24 кешене кабул иткән.
-
Чирмешәнгә чүпне күршеләр дә китерә
Яшерен-батырын түгел, районда чүп күләме ел саен арта бара. Бүген аны барлык авыллардан да район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигонына ташыйлар. Бирегә хәтта күрше районнардан да чүп-чар алып киләләр икән.
-
WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу хокукы өчен 140 татарстанлы көч сынашачак
Сайлап алу ярышларында республика исеменнән конкурсантлар, экспертлар һәм тим-лидерлар чыгыш ясаячак.
-
Чирмешән кызы "Татар кызы" бәйгесендә катнаша
11 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә узачак “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабында Чирмешән кызы Гөлназ Гатауллина район данын яклаячак.
-
Татарстанда татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидияләр каралган
2019 елның 1 апреленә республикада татар токымлы атлар саны 400 баштан артык.
-
Чирмешән районында халык санын исәпкә алуга әзерләнәләр
Әлеге чара 1-31 октябрь көннәрендә узачак. Халык санын исәпкә алу соңгы тапкыр 2010 елның 14-25 октябрендә булган. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынган, ягъни 2002 елгы исәпкә алу вакыты белән чагыштырганда 2,3 миллионга кимрәк.