Чирмешәнгә чүпне күршеләр дә китерә
Яшерен-батырын түгел, районда чүп күләме ел саен арта бара. Бүген аны барлык авыллардан да район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигонына ташыйлар. Бирегә хәтта күрше районнардан да чүп-чар алып киләләр икән.
Монда чүп тавы шактый зур инде. Биредә эшләүче берәүдән: “Көненә ничә машина чүп-чар китерәләр?”- дип сорагач, ул: “10-12, кайбер көнне 15 кә кадәр дә була”, - диде.
Чирмешәндәге бу полигон 88 мең кубометрга исәпләнгән диләр. Бүген аның чама белән сиксән проценты тулган.
Бу көннәрдә монда да саз, әнә, чүп-чар бушатырга кергән машина да баткан, әле алга бирә, әле артка китә. Озак чыга алмыйча азапланды. Шул вакытта ул бушаткан чүпне трактор эчкәрәк эттереп куйды.
Полигон мөдирен көтеп торган чакта, чүпне сортларга бүлү линиясе урнашкан бинага да кереп чыктым. Монда өч кеше чүпне сортларга аера: кәгазь-катыргы, пластмасса, полиэтилен, пыяла аерым-аерым туплана. Аның бер өлешен пресслап та куйганнар. Икенче чималга сорау бар икән, аны Әлмәткә илтеп тапшыралар.
Шул вакытта Валерий Тимофеев та килеп җитте.
-Бүген халык арасында чүп-чарга кагылышлы төрле имеш-мимешләр йөри, - ди полигон мөдире Валерий Сергеевич. - Без эшебезне көн дә башкарабыз. Машиналар атна саен, график нигезендә, авыллардан капчыкларга тутырган чүп-чарны җыеп чыгалар. Зуррак авылларга атнага ике тапкыр да барырга туры килә. Чирмешәндә кайбер урамнарда евроконтейнерлар, барлыгы 130 данә, урнаштырылган, аларны бушатып торабыз. Кайбер урамнарда каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыябыз. Әлегә кадәр эшебезгә карата җитди дәгъва белдергәннәре булмады. Дөрес, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин, әйтик, машина ватыла, андый чакта чүп-чарны соңгарак калып алып китәбез.
Полигонга китерелгән чүпне трактор белән таптатып, туфрак белән күмеп баралар икән. Яңа Чишмәдән һәм Аксубай районнарыннан да калдыкларның бер өлешен безгә алып киләләр. Валерий Тимофеев әйтүенчә, шулай да көненә 4-5 машинадан артмый.
Без сөйләшеп торганда территориягә эре габаритлы чүп-чар төягән үзбушаткыч “КамАЗ” килеп керде.
-Полигон мондый чүпкә исәпләнмәгән, - ди Валерий Сергеевич. – Ләкин без алып китмәсәк, аны кая да булса илтеп ташлыйлар бит. Шуңа да хәбәр, бирсәләр, андый калдыкларны барып та алабыз.
1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Район үзәгендә, авылларда өмәләр үткәрә башладылар. Көннәр җылыта башлагач, халык та йорт тирәләрен чистартырга керәшәчәк. Димәк контейнерлартиз тулачак.
-Полигон тәүлек дәвамында эшли, капкалары гел ачык, - ди полигон мөдире. – Чүп-чарны су, урман буйларына илтеп ташлаганчы, монда китереп бушатсыннар. Райондашларыбыз контейнерларга да теләсә нәрсә ташламасыннар иде. Әйтик, хайван үләксәләре һәм калдыклары өчен үләт базлары бар бит. Эре габаритлы чүп-чар булган очракта безгә машинага заявка бирергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8-927-709-78-51.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев