Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында халык санын исәпкә алуга әзерләнәләр

Әлеге чара 1-31 октябрь көннәрендә узачак. Халык санын исәпкә алу соңгы тапкыр 2010 елның 14-25 октябрендә булган. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынган, ягъни 2002 елгы исәпкә алу вакыты белән чагыштырганда 2,3 миллионга кимрәк.

Статистика бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге мөһим кампаниягә әзерлек башланган да. Беренче чиратта, 2010 нче елдан бирле булган үзгәрешләр, яңа төзелгән яисә сүтелгән йортлар хакында мәгълүмат туплау бурычы тора.

Аннан соң муниципаль берәмлекләнең, торак пунктларның исемлеген һәм чикләрен ачыкларга кирәк. Әзерлек эшләренең иң күләмлесе - торак пунктларның карталары, урам исемнәре, йорт номерлары яңартылырга тиеш.

Сан алучы кешеләрне табу һәм аларны укыту  да - мөһим мәсьәлә. Бу эшкә элегрәк халык исәбен алуда катнашкан, тәҗрибәле кешеләргә өстенлек биреләчәк.

Халык санын алуны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу  өчен махсус биналар, бүлмәләр дә кирәк була, аларны да алдан әзерләп, җиһазландырырга тиешләр.

Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча тулаем Россиядә, төбәкләрдә һәм муниципаль берәмлекләрдә халыкның саны, милли һәм тел составы, белем дәрәҗәсе, социаль-икътисадый характеристикалары турында рәсми статистика мәгълүматлары алыначак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев