9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә Геройларны искә алдылар
Бүген район үзәгендәге "Геройлар аллеясы"нда чаралар үтте. Чирмешән районы илебезгә биш Советлар Союзы Героен - Павел Цаплинны, Бари Габдрахмановны, Семен Ларионовны, Петр Курасановны, Иван Коневны; дүрт Соцалистик Хезмәт Героен - Исмәгыйль Әхмәдуллинны, Габбас Гыйматдиновны, Гөлсем Минһаҗеваны, Михаил Романовны; Россия Героен - Александр Супонинскийны биргән. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова кадет...
-
Чирмешәндә петардалар сатучы махсус сәүдә нокталары юк
15 декабрьдән 10 январьга чаклы республикада янгынга каршы аерым режим кертелә. Гадәттә, бу чара Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә теләсә ничек салютлар аттырып, петардалар шартлатып бәла-каза чыкмасын дип эшләнә. Районда, шөкер, пиротехника куллану белән бәйле ул-бу булганы юк. Җемелдәүче утлар матур, әлбәттә. Әмма ишеткәләп торабыз, мондый "уенчыклар" белән эш иткәндә, берәүләр...
-
Лашманда һәм Әмирдә үзсалым акчасына зират капкаларын яңартканнар
Лашман һәм Әмир авыллары халкыннан 2014 елда җыелган үзсалым акчасы шушы изге эшкә тотылган. Лашман авыл җирлеге җитәкчелеге хәбәр итүенчә, тимер бизәкле капкаларны 76 мең сумга заказ биреп ясатканнар. Капкалар ике авылда да зиратларның төп керү юлына урнаштырылган. -Быел җыелган үзсалым акчасына Лашманда да, Әмирдә дә урам утларын яңартмакчыбыз. Монда...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Ана капиталының бер тапкыр бирелүче түләвеннән (20 мең сум) 200дән артык райондашыбыз файдаланган. Алар РФ Пенсия фондының район идарәсе аша барлыгы 3 миллион 953 мең сум акча алган. Әлеге средстволарны көндәлек ихтыяҗларга тотып була. Лашманда мәчет картлары физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына - олысына-кечесенә күчтәнәч-пакетлар таратканнар. Инвалидлар декадасы уңаеннан авыл китапханәсе...
-
“Безнең Чирмешән“ - республикада беренче
"Кеше һәм табигать» республика конкурсында "Безнең Чирмешән" газетасы беренче урынны яулады. Ул шәһәрләр һәм районнар массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Вакытлы матбугат язмаларында иң яхшы басма" номинациясендә җиңүче, Диплом, бүләк иясе. Быел әлеге бәйгедә республиканың ике йөздән күбрәк журналисты катнашкан, комиссиягә 500ләп материал җибәрелгән. "Эколидер" һәм "Табигать һәм кеше" конкурсларында җиңүчеләрне...