9 август 2016 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышы үзгәрерме?
Якын көннәрдә эсселек чигенми әле. Төнлә - 17-20, көндез 24-29 градус җылы булыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәренә караганда, республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән боз яву ихтималы бар. Төнлә республиканың кайбер районнарында томан булырга мөмкин.
-
Чирмешән районында авариядә бер кешенең гомере өзелгән
Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә өч кеше яраланган, берсе үлгән. Авария 8 августта, көндезге сәгать унбердә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән...
-
Чирмешән комбайнчыларының эшен Президент та күреп китте
"Агропродукт" җәмгыятендә 4 мең 600 гектардан артык мәйданда бөртеклеләр уңышы суктырып алынган да. Бу сан көн саен уртача 300-400 гектарга үсә. Ун бөртек комбайнына эш түзсен генә. Сергей Петров инде 20 мең центнердан күбрәк бөртек суктырган, комбайнчылар ярышында әлегә беренче бара. Шуңа күрә үзен акчалата премия белән дә бүләкләделәр. -Уҗым...